2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә.
Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222пр номерлы боерыгы нигезендә республикада «Хосусый зат» операциясе дәвам итә. 21 сентябрьдә Лаеш муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе бүлеге белән берлектә чираттагы «Хосусый зат» операциясе уздырылды.
2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Бөгелмә муниципаль районында 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр «Хосусый зат» профилактика операциясе үткәрелә.
2021 елның 22 сентябрендә Спас муниципаль районында, ЮХИДИ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе белән берлектә, «Хосусый зат» операциясе буенча рейд үткәрелде.
2021 елның 22 сентябрендә « ТЭФ «КАМАтранссервис» АҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды.
2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
«Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча күчмә тикшерүләр оештырылды.
2021 елның 16 сентябрендә «ГранаТ-Стан Инжиниринг» ҖЧҖ оешмасында вәкил белән берлектә трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник карау уздырылды.
2021 елның 20 сентябрендә «Хосусый зат» операциясен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 02.09.2021 ел, №01-05/222-пр боерыгын үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Д.Р.Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе М.М.Мөхәммәтҗанов катнашында уртак рейд уздырылды.
2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде, тикшерү барышында аерым затларның һәм юридик затларның үзйөрешле техникасы һәм аларның торышы, эксплуатациягә рөхсәтләр булу-булмавы, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм закон таләпләренә туры китереп урнаштырылуы тикшерелде.