2022 елның 27 апрелендә Әгерҗе шәһәрендә «РЖД» ААҖ филиалы – Горький тимер юлының авария-торгызу чаралары дирекциясендәге тракторларга техник карау уздырылды. Әгерҗе станциясенең торгызу поезды җитәкчесе Р.Д. Ситдыйков белән берлектә әлеге оешма карамагындагы үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Барлык техника Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм аннан файдалануга карата таләпләр раслау турында» 19.09.2020 ел, №1503 карары нигезендә әзерләнгән иде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.