Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2022 елның 29 апреле, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр, Татарстан Республикасы халкы!

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм хезмәт ияләренең үзара теләктәшлеген чагылдыра, тынычлыкка, тотрыклылыкка, иминлеккә, бәхеткә һәм шәһәребезнең, тулаем алганда республикабызның тотрыклы үсешенә омтылуда уртак максат белән тырышлык куючы халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә.

Чын күңелдән сезгә эшләрегездә уңышлар, тыныч хезмәт, ныклы сәламәтлек, яхшы язгы кәеф һәм һәр гаиләгә иминлек телим!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе                                Р.Р.Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International