«Авыл җирлегенең иң яхшы тракторы» бәйгесе

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 апрелендә Башкортостан Республикасының Илеш районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар оештыру буенча семинар-киңәшмәдә Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлек башлыклары катнашты. Бәйге Ишкар авыл җирлегендә оештырылган иде, тракторны карап тотуга әзерлекнең сыйфатын күтәрү һәм техник карауга иң яхшы әзерлек бурычы куелган иде. Иң иске тракторның хуҗасы А.Мусин ТР Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук хезмәттәшләр «ОХТА-01М» диагностика приборын да тәҗрибәдә күрсәттеләр.

Мондый уртак чаралар эшләрне оештыруда яңа алдынгы алымнарны кертергә мөмкинлек бирә һәм камиллеккә омтылу өчен нигез булып тора.

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International