2022 елның 29 апрелендә Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалында, автотранспорт колоннасы җитәкчесе И.С.Сафиуллин белән берлектә, юл-төзелеш техникасына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. Техник тикшерүгә 29 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 23 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. 6 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.