Әгәр финанс оешмасы үз клиенты – физик затның мөлкәти таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, нишләргә?

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

«Финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында»гы федераль закон нигезендә моннан соң судлар финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләренә карата дәгъваларны кабул итми. Федераль закон нигезендә, күп очракта, финанс оешмасына судка шикаять бирер алдыннан финанс буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кулланучы финанс буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан каралырга тиешле бәхәс буенча судка мөрәҗәгать иткән очракта, суд эшне караудан баш тартачак. Кулланучы вакытын югалтачак, ә юристлар һәм эксперт оешмалары хезмәтләреннән файдаланган очракта, акчасын да туздырачак.

Финанс оешмалары һәм аларның клиентлары – физик затлар арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу процедурасын кемнәр һәм нинди шартларда узарга тиешлеген карап үтик.

Бик киң таралган очракны күз алдына китерик: юл-транспорт һәлакәтеннән соң иминият компаниясе ниндидер сәбәп аркасында сезгә ОСАГО буенча түләүдән баш тарта. 2019 елның 1 июненә кадәр мондый баш тартудан соң сезгә иминият компаниясенең шундый карары белән йә килешергә, яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Судка мөрәҗәгать итү, кагыйдә буларак, өстәмә чыгымнар таләп итә. Бу – дәгъва гаризасын төзү буенча юрист хезмәтләре дә, дәүләт пошлинасы да, экспертиза үткәрү дә. Моннан тыш, регламентлар булуга карамастан, еш кына мондый эшләрне карау шактый зур вакытка сузыла иде.

Финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның чыгымнарын киметү һәм карарны көтү вакытын кыскарту, шулай ук судларга булган йөкләнешне киметү өчен, Россиядә финанс оешмалары һәм аларның клиентлары – физик затлар арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу тәртибе гамәлгә кертелде һәм  3 елга якын гамәлдә.

Хәзер, бәхәс килеп чыккан очракта, судка түгел, ә финанс буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу бернинди дә өстәмә чыгымнарны таләп итмәячәк һәм кулланучы өчен тулысынча түләүсез булачак.

Финанс буенча вәкаләтле вәкилгә җир шарының теләсә кайсы почмагыннан финанс буенча вәкаләтле вәкил сайтындагы шәхси кабинет аша, Дәүләт хезмәтләре порталыннан яисә почта ярдәмендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау 15 эш көне вакыт алачак. Бәхәс предметы буенча бәйсез экспертиза үткәрергә кирәк булса, аны карау экспертиза вакытында туктатыла, әмма 10 эш көненнән дә артыгракка түгел.

Мөрәҗәгатьне бирү махсус белем таләп итми, ә авырлыкка тарыган очракта Финанс буенча вәкаләтле вәкил хезмәте хезмәткәрләре кулланучыга мөрәҗәгатьне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк. Зарурлык булган очракта, Хезмәт кулланучы өчен бәйсез экспертизаны мөстәкыйль һәм түләүсез оештырачак.

Бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе кулланучы өчен дә, финанс оешмасы өчен дә мәҗбүри  булып тора. Финанс буенча вәкаләтле вәкил карары кулланучыга шәхси кабинетка яки почта аша җибәрелә һәм финанс оешмасы тарафыннан үтәү өчен мәҗбүри булып тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр бәхәсне карау нәтиҗәсе кулланучыга ошамаса, ул финанс оешмасына карата тиешле дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Тик судка кадәр җайга салу процедурасын узмыйча судка мөрәҗәгать иткән очракта, суд мондый дәгъваны караусыз калдырачак.

 

Финанс буенча вәкаләтле вәкил нинди бәхәсләрне карый?

Финанс буенча вәкаләтле вәкилнең компетенциясе гамәлдәге законнар белән билгеләнгән. Финанс буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында махсус сервис бар, аның ярдәмендә берничә сорауга җавап биреп, сез үз мәсьәләгезнең финанс буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан каралырга тиешме-юкмы икәнлеген ачыклый аласыз.

Төп таләпләр – бу мөлкәт (шул исәптән акчалата) таләпләренең булуы, аларның суммасы 500 мең сумнан артмаска тиеш. ОСАГО бәхәсләре искәрмә булып тора, алар таләпләр суммасына карата чикләүләрсез карала.

Мөрәҗәгать финанс хезмәтләреннән файдаланучы яки аның законлы вәкиле тарафыннан турыдан-туры тапшырылырга тиеш. Законлы вәкиллек дигәндә, бу очракта, нотариаль ышанычнамә булуы турында сүз бармый. Законлы вәкил – ул, мәсәлән, мөлкәти таләпләрне белдерү аның файдасына башкарыла торган балигъ булмаган баланың ата-анасы яки опекуны. Шуңа күрә ялланган юрист, хәтта нотариаль ышаныч кәгазе булса да, финанс хезмәтләреннән файдаланучы исеменнән мөрәҗәгать итә алмаячак.

Финанс буенча вәкаләтле вәкил аның белән хезмәттәшлек итәргә тиешле финанс оешмалары белән бәхәсләрне карый, ә атап әйткәндә:

  • иминият компанияләре;
  • микрофинанс оешмалары (МФО);
  •  
  •  
  • кредит кулланучы кооперативлары (ККК);
  • дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (ДБПФ).

 

Финанс буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьне ничек бирергә?

Без инде финанс буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итүнең бушлай булуын һәм читтән торып каралуын сөйләдек. Кирәк булган очракта, финанс буенча вәкаләтле вәкил үзе һәм үз хисабына бәйсез экспертиза үткәрүне билгеләячәк.

Финанс оешмасы белән бәхәс туган очракта, финанс хезмәтеннән файдаланучының эш тәртибе нинди соң? Барлыгы 3 гади адым.

 

1 нче адым. Сезнең бәхәс махсус сайтта урнаштырылган махсус сервис ярдәмендә финанс буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан каралырга тиешме-юкмы, шунысын ачыклагыз.

  

2 нче адым. Гаризаны (дәгъваны) финанс оешмасына язмача яки электрон формада җибәрегез:

  • Гаризаның (дәгъваның) калыплаштырылган үрнәген финанс буенча вәкаләтле вәкил сайтыннан алырга була. Финанс оешмаларына җибәрү өчен гаризаларның (дәгъваларның) үрнәкләрен биредә табарга була.
  • Гариза (дәгъва) калыплаштырылган рәвештә электрон формада җибәрелгән очракта, финанс оешмасыннан җавап бирү өчен кирәкле вакыт – 15 эш көне көтегез, башка очракта – 30 календарь көн;
  • Бу этапны игътибарсыз калдырсагыз, гаризаны (дәгъваны) финанс оешмасына җибәрмәсәгез һәм кирәкле чорны көтеп алмасагыз, ул очракта финанс буенча вәкаләтле вәкил сезнең мөрәҗәгатьне караудан баш тартачак.

 

3 нче адым. Әгәр сез финанс оешмасының җавабы белән риза булмасагыз яки аны билгеләнгән чорда алмасагыз, финанс буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать юллагыз:

  • Мөрәҗәгать бирү буенча видеоаңлатма финанс буенча вәкаләтле вәкил сайтында урнаштырылган;
  • Мөрәҗәгать алынган көннән соң өч эш көне эчендә сезгә мөрәҗәгатьне карауга алу яки кире кагу турында белдерү җибәреләчәк;
  • Әгәр мөрәҗәгать кабул ителгән икән, карар 15 эш көне эчендә чыгарылырга тиеш;
  • Бәйсез экспертиза үткәрергә кирәк булса, тикшерү аны үткәрү вакытына туктатыла, әмма 10 эш көненнән дә артыгракка түгел;
  • Финанс оешмасы финанс буенча вәкаләтле вәкил карарын анда күрсәтелгән срокта үтәргә тиеш.

     

          Әгәр финанс хезмәтләреннән файдаланучылар һәм финанс оешмалары арасында бәхәсләрне судка кадәр җайга салу тәртибе буенча сорауларыгыз калса, аларны Финанс буенча вәкаләтле вәкил хезмәтенең элемтәләр үзәге операторларына телефон аша бирергә мөмкин 8 (800) 200-00-10 (Россия буенча элемтәгә керү бушлай). Иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны шулай ук Финанс буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында табарга мөмкин: www.finombudsman.ru"Белемнәр нигезе" бүлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International