2022 елның 26 апрелендә Зәй муниципаль районы агрофирмалары бүлекчәләрендә сиптергечләргә ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, кабызылган торышында двигательне эшләтеп җибәрү торышына, агрегатлар номерларының күрсәтелгән документлардагы белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. Ел саен уздырыла торган техник карауга «Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ, «Зәй» А/Ф ҖЧҖ, «Восток» А/Ф ҖЧҖ техникаларын тәкъдим иттеләр. Бу чарага Зәй муниципаль районы АСК тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.