«Татавтодор» АҖ Арча филиалында техник карау уздырылды

2022 елның 29 апреле, җомга

Быелның 28 апрелендә «Татавтодор» АҖ Арча филиалында тракторларга һәм махсус техникага тикшерү уздырылды. Техник карауга 38 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде. Барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. Хуҗалык механизаторлары белән юл-төзелеш эшләрен башкарганда техниканы куркынычсыз эшләтү буенча әңгәмә үткәрелде. 2021 елда тракторлар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International