2022 елның 28 апрелендә «Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 22 берәмлек техника тәкъдим ителде, шул исәптән ике берәмлек махсус тагылма да бар иде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгесе, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителеше дә тикшерелде. Механизаторларның тиешле категорияле таныклыклары, шулай ук беркетелгән махсус техника белән эшләүгә рөхсәтләре бар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.