Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 4 маеннан 17 маена кадәр физик затларга карый торган үзйөрешле техникага еллык техник караулар уздырыла.
Бу елның 5 маенда Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары (алга таба – Кагыйдәләр) нигезендә, барлык аттракционнар да, кагыйдәләр үз көченә кергәнче файдалануга тапшырылган аттракционнардан тыш, аларны файдалануга тапшырганчы, дәүләт теркәвенә алынырга (тору урыны буенча вакытлыча дәүләт теркәвенә алынырга) тиеш.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов эш визиты белән Кама Тамагы, Апас муниципаль районнарына барды.
2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, ул Зәй шәһәре, Н.Крупская ур., 6 йорт адресы буенча урнашкан.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән ихлас тәбрик итәм!
2022 елның 4 һәм 5 маенда Иске Юраш, Әлмәт, Яколево һәм Костенеево авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Шәхси затларга карый торган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрелә.
Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елның 4 маенда Звезда авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.
2022 елның 4 маенда, график нигезендә, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында шәхси затларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.