Физик затлардагы тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елның 4 маенда Звезда авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 20 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде.  Карау барышында яктырту җайланмаларына махсус игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава шартларына карап, тәүлек буе эшли алырга тиеш. 18 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды, ике техник карау акты төзелде, ачыкланган бозуларны билгеләнгән вакытка бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International