ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

13 май көнне Баулы муниципаль районының Покровский Урустамак авылында дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, физик затларга караган техникага тикшерү уздырылды.

2022 елның 12 маенда Нурлат муниципаль районында Егоркино, Төрнәс, Мамык, Селәнгеш авыл җирлекләрендәге физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга расланган график буенча техник тикшерү уздырылды.

2022 елның 12 маенда, расланган график нигезендә, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек техника арасыннан техник карауга 21 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде.

2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча  дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. 

12 май көнне  «КЕДР» сәүдә йорты» ҖЧҖдә график буенча техник карау уздырылды.

2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә Татар Димскәе авылында техник карап чыгу уздырылды.

2022 елның 11 маенда Биектау муниципаль районында «Движение» автомәктәбе ҖЧҖендә «А1», «В», «С», «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде.

9 май көнне тантаналы митингта Сергей Балантаев Монастырский авылы халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады.  


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

График нигезендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының шәхси затларына караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International