2022 елның 12 маенда Нурлат муниципаль районында Егоркино, Төрнәс, Мамык, Селәнгеш авыл җирлекләрендәге физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга расланган график буенча техник тикшерү уздырылды. Тикшерүне уздырганда түбәндәгеләргә махсус игътибар бирелде:
- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә;
- техник торышка;
- янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар белән тәэмин ителешкә;
- таныклыклар булу-булмавына.
Техник карауга 41 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.