2022 елның 12 маенда, расланган график нигезендә, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек техника арасыннан техник карауга 21 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 20 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча 1 техникага тәгәрмәчләр һәм шиннар төзек булмау өлешендә техник карау акты бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта, техник карау уздыру графигы нигезендә, Зеленодольск районының башка предприятиеләрендә дә тикшерү эше дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.