Баулы районының Покровский Урустамак авылында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2022 елның 13 мае, җомга

13 май көнне Баулы муниципаль районының Покровский Урустамак авылында дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, физик затларга караган техникага тикшерү уздырылды. Карау барышында 17 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Тәкъдим ителгән барча техника тиешле дәрәҗәдә иде, тикшерүне уңышлы үткән үзйөрешле машиналарның хуҗалары техник карау узу турында таныклыклар алачак.

 

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International