График нигезендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының шәхси затларына караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Үзйөрешле машиналарга техник карау Күн, Әлбәдән, Чыты, Татар Казысы, Иске Йорт авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде. Теркәлү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.