2022 елның 11 маенда Биектау муниципаль районында «Движение» автомәктәбе ҖЧҖендә «А1», «В», «С», «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү күнекмәләре буенча.
Барлыгы 26 кеше имтиханнарга кертелде, шуларның 23е сынауны уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.