Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов эш визиты белән Кама Тамагы, Апас муниципаль районнарына барды. Визит барышында тракторларны һәм техниканың башка төрләрен теркәү мәсьәләләре, шулай ук язгы кыр эшләре чорында машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аннары район хуҗалыклары механизаторлары белән очрашу булды.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.