Физик затлардагы тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 4 маенда, график нигезендә, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында шәхси затларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Үзйөрешле машиналарга техник карау Шәтке авыл җирлеге территориясендә үткәрелде. Теркәлү документлары, үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International