Алабуга муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 4 һәм 5 маенда Иске Юраш, Әлмәт, Яколево һәм Костенеево авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән профилактик әңгәмә уздырылды. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International