Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 4 маеннан 17 маена кадәр физик затларга карый торган үзйөрешле техникага еллык техник караулар уздырыла.
Техник карау уздыру барышында техника документлары, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы, ОСАГО полисы тикшерелә, шулай ук машинаның һәм тагылманың техник торышы куркынычсыз эксплуатация һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирү-бирмәве бәяләнә.
Узган техник караулар нәтиҗәләре буенча тракторлар һәм тагылмалар хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар языла, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен срок куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.
Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Аларга уңайлы булсын һәм әлеге чараны оешкан төстә уздыру өчен һәр ел башында инспекторның графикта күрсәтелгән урынга чыгып, оешмаларга һәм физик затларга караган техникага техник караулар үткәрү графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә.
Техниканы ышанычлы эксплуатацияләү һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хуҗаларны үзйөрешле техникаларын техник карауга актив рәвештә һәм үз вакытында тапшырырга чакыра.