«Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2022 елның 6 мае, җомга

Бу елның 5 маенда Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. 30 кешенең 26сы имтиханны уңышлы тапшырды, икесе куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теоретик өлешне һәм икесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 2022 елның 13 маена билгеләнде.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International