Шәхси затларга карый торган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрелә. Техника хуҗаларына таләпләрне җиткерү буенча әзерлек өлеше үткәрелде. Район газетасында алдан ук һәр җирлек буенча график басылып чыкты, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән техника буенча чагыштыру эшләре дә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан теркәлгән техниканың өлеше елдан-ел арта бара. 4 һәм 5 май көннәрендә Чалманарат һәм Уразай авыл җирлекләрендә күрсәтүле техник карау уздырылды, әлеге чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә кушылды. Киләсе атнадан башка җирлекләрдә дә расланган план-график нигезендә эш дәвам иттереләчәк. Эш милекченең яшәү урыны буенча техник карау үткәрүгә гаризалар нигезендә дәвам итәчәк.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.