Менделеевск муниципаль районында – техник карау

2022 елның 29 апреле, җомга

Расланган график нигезендә, Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган тикшерү уздырыла. Камай, Татар Чаллысы, Монашево авылларында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау барышында тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Юл йөрү кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән профилактик әңгәмә уздырылды.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International