2023 елның 20 мартында «Татавтодор» АҖ техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә техник карау үткәрелде.
20 мартта Мамадыш муниципаль районының «НАМУС М» ҖЧҖ Мамадыш муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «АІ»,«В»,«С»,«D» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алучылар арасында имтиханнар үткәрелде.
2023 елның 20 мартында «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «АI, В, С, D, E, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына теория имтиханы һәм «AI, B, C, D, E» категорияләре буенча йөртүче хокукына гамәли имтиханнар кабул ителде.
20 мартта «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде.
Эш графигына туры китереп, 2023 елның 20 мартында «Волгоавтодор» ҖЧҖдә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде, карау өчен 38 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Мөслим районында тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә.
2023 елның 17 мартында Азнакай муниципаль районының «МППБиО г.Азнакаево» МУПта авыл хуҗалыгы оешмасында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карауга 18 берәмлек техника күрсәтелде.
Агымдагы елның 17 мартында Балтач муниципаль районында «Борнак» ҖЧҖ базасында күрсәткеч техник карау уздырылды.
РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 13.11.2013 ел, № 1013 (26.10.2020 ред.) карары һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетлары тарафыннан техник караулар үткәрүнең килештерелгән графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла.
Идел елгасы акваториясендә һәм коры җирдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык күзәтчелеге һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан техникага документлар булуы һәм юлсыз урыннардан йөрүче транспорт белән идарә итү хокукы, техниканың торышы тикшерелә һәм дәвам иттерелә.