ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

2023 елның 16 мартында «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтиханнар узды.

Эш графигы нигезендә  «Красный Восток Агро» АҖ Зеленодольск филиалы базасында чираттагы техник карау узды.

Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерү башланды.

2023 елның 16 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Альтаир-1» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан «АгроЭлитГрупп»ҖЧҖдә теркәлгән үзйөрешле сиптергечләргә техник тикшерү үткәрелде. Актаныш авылында урнашкан оешма химия һәм ашламалар кертү өлкәсендә агротехнологик хезмәтләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә бу атнада Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге башлыгы вазыйфасына конкурс комиссиясе утырышы узды.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 15 мартында «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында АI категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.

2023 елның 16 мартында «Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалы базасында ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре катнашында юл-төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

2023 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде.

2023 елның 15 мартында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ф.Г.Йосыпов белән берлектә «Тугызбуй» ҖЧҖ, О.Л.Бадерин, М.Е.Ибраева, З.И.Ишмурзин крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси эшкуар Р.С.Исмәгыйлов хуҗалыгында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International