Сарман муниципаль районында күрсәткеч техник тикшерү

2023 елның 17 марты, җомга

Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерү башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан беренче тапкыр карап чыгу 16 мартта «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ узды һәм, традиция буенча, ул күрсәткеч чара буларак узды.  Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.

Теоретик өлеш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов техник карауга куела торган таләпләр турында аңлатты.

Чарада катнашучылар белән производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм район хуҗалыкларында аларны булдырмау буенча бурычлар куелды. Куркынычсыз эксплуатацияләүгә, тышкы яктылык приборларын, тракторларның һәм аларга тагылмаларның тормоз системаларын куллануга аерым игътибар бирелде.  Гамәли өлештә чакырылган хезмәткәрләр Сармат-95574 тагылмалы Беларус-1221тракторы мисалында техник карау үткәрүнең барышы белән таныша алды.

Шул ук көнне «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары һәм анда катнашучылар янына Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, «Агросила» АҖ баш инженеры Ленар Зарипов та килде. Алар механизаторларга һәм белгечләргә алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

 Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International