Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы якынлашу белән авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар уза.
2026 елның 7 маенда Кырынды авылында һәлак булган якташлар истәлегенә обелискка чәчәкләр салу белән митинг узды. Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Л.Ф. Нургаянов йөкләмәсе буенча бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы К.В. Гыймазов катнашты. Ул район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән авыл халкын һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.