Әтнә районының Бәхтияр, Каенсар, Әйшияз авылларында шәхси затларның тракторларын һәм тагылмаларын техник яктан тикшерделәр. Карау өчен 18 берәмлек техника тәкъдим ителде. Милекчеләр чарага җитди караганнар һәм үз машиналарын яхшы әзерләгәннәр. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы, закон таләпләрен бозуның нәтиҗәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.