Балык Бистәсе муниципаль районында физик затларның үзйөрешле машиналарына (тракторларына) һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү уздыру буенча чаралар үткәрелә. Техник карауның төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм башка машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык, мөлкәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның нинди булуларын һәм башка теркәү белешмәләрен төгәлләштерү.
Кичә, 2026 елның 6 маенда, Күгәрчен авылында һәм бүген, 2026 елның 7 маенда, Казак Чаллысында техник карау уздырылды. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.