2023 елның 15 мартында «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында АI категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 21 имтихан бирүчедән 12 кеше үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү теориясен һәм практиканы уңышлы тапшырды, 1 кеше бирә алмады, 8 кандидат имтиханнарга килмәде. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
В.Г.Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге җитәкчесе.