«Татавтодор» АҖнең Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде. Дәрес барышында теркәлү, таныклыклар бирү, аларны алыштыру, шулай ук квалификация күтәрү мәсьәләләре күтәрелде. Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

         Дәрестә катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде. Дәреснең максаты – юлларда бәхетсезлек очракларына юл куймау.

         Дәрестә филиалның баш инженеры И.И.Хәйбуллин, баш механик А.В.Карасев, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков катнашты.

    Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International