«Волгоавтодор» ҖЧҖнең үзйөрешле техникасына техник карау уздырылды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Эш графигына туры китереп, 2023 елның 20 мартында «Волгоавтодор» ҖЧҖдә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде, карау өчен 38 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 38 берәмлек техника техник карау кагыйдәләре таләпләренә туры килде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.Әлеге оешма механизаторлары техник карау уздыруга җаваплы караганнар.

 

Хәмидуллин Рәшит Рафаил улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International