РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 13.11.2013 ел, № 1013 (26.10.2020 ред.) карары һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетлары тарафыннан техник караулар үткәрүнең килештерелгән графигы нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла. Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләрен ачыклау. 16 март көнне «Кама Агро» ҖЧҖ караган техникага техник тикшерү уздырылды. Барлыгы 24 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 21 берәмлеге техник карау үттеләр. 3 тракторда төрле төзексезлекләр булуы ачыкланды, аларга техник тикшерү актлары рәсмиләштерелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.