«Кар чанасы 2022-2023» ахырына якынлаша

2023 елның 17 марты, җомга

Идел елгасы акваториясендә һәм коры җирдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык күзәтчелеге һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан техникага документлар булуы һәм юлсыз урыннардан йөрүче транспорт белән идарә итү хокукы, техниканың торышы тикшерелә һәм дәвам иттерелә.

16 гыйнварда әлеге хезмәтләр вәкилләре катнашында Идел елгасы буйлап рейд булды. 17 транспорт чарасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан һәм ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру таныклыгыннан башка транспорттан файдаланган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 карар чыгарылды.

Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗалары өчен искәртеп узабыз: үзегезнең «тимер атыгызны» вакытында теркәргә, ел саен техник тикшерү узарга, техник чара белән идарә итүгә тиешле категориядәге таныклык алырга кирәк.

Х.М.Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы МР буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International