20 мартта «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, производстводагы бәхетсезлек очракларын анализлау буенча әңгәмә үткәрелде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.