«НАМУС М» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

20 мартта Мамадыш муниципаль районының «НАМУС М» ҖЧҖ Мамадыш муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «АІ»,«В»,«С»,«D» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алучылар арасында имтиханнар үткәрелде.  Имтиханга 36 кеше килде, шулардан теоретик һәм практик өлешен 24 кеше уңышлы тапшырды. Якын арада имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр «АІ», «В», «С», «D» категорияле тракторчы - машинист таныклыклары алачаклар. 

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International