Мөслим районында тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә. Мөслим районы агросәнәгать комплексында чираттагы техник карау 17 март көнне «Август-Мөслим» ҖЧҖдә узды. Техник торышны тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 берәмлеккә техник карау актлары төзелде, алар 20 көн дәвамында өстәмә техник карау узарга тиеш.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.