ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Д.Ю.Кудряшов Нурлат муниципаль районы башлыгының шәһәр хезмәтләре һәм җитәкчеләре белән узган гомуми шәһәр киңәшмәсендә 2022 елда башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга бурычларны җиткерде.
Кичә Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖнең 1 нче базасында, расланган график буенча, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни АСК карый. Техник карауга 17 берәмлек техника, шул исәптән 14 үзйөрешле машина, тәкъдим ителде.
Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерүләр дәвам итә.
«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналар йөртүчеләрен әзерләү курсларында белем алу турында таныклыгы булган һәм төрле сәбәпләр аркасында элек үткәрелгән имтиханнарны тапшыра алмаган кешеләр өчен «В», «С», «D», «Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кабат имтихан уздырылды.
22 мартта Мөслим районында, үсемлекчелектә заманча ресурсларны янга калдыра торган һәм югары дәрәҗәдә җитештерүчәнлекле технологияләргә күчүдә тәҗрибә уртаклашу өчен, «Агромастер» ҖК» ҖЧҖ базасында ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе советының күчмә утырышы узды.
2023 елның 22 мартында автотранспорт участогы җитәкчесе И.С.Хәсәншин белән берлектә өч берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылмага техник карау үткәрелде.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә.
Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Балтач автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
"АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ" ҖЧҖ техника каралды.
21 мартта, 2023 елга техник тикшерүләр үткәрү графигына, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе коллегиясенең 20.02.2023 елгы утырышы беркетмәсенә ярашлы рәвештә, «Ак БАРС» холдинг компаниясенең «Нәүрүз» ҖЧҖ тракторларына техник карау уздырылды.