Менделеевск муниципаль районында техник тикшерү уздырылды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. 22 мартта техник тикшерү «Төзекләндерү идарәсе» МУП уздырылды, милекче 8 берәмлек техниканып әзерләп, тикшерүгә тәкъдим итте. Техник тикшерү барышында автогрейдерның, тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндерүчеләр, авария тукталышы билгеләренең булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗага техник тикшерү талоннары биреләчәк.

Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International