ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Д.Ю.Кудряшов Нурлат муниципаль районы башлыгының шәһәр хезмәтләре һәм җитәкчеләре белән узган гомуми шәһәр киңәшмәсендә 2022 елда башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга бурычларны җиткерде.
Үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм аттракционнарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү, техник тикшерүләр һәм административ практика үткәрү буенча сораулар яңгырады. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә яшәүче физик затларга караган техниканы техник карап чыгуда ярдәм итү турында мөрәҗәгать җиткерелде.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.