Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерүләр дәвам итә. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны чираттагы тикшерү «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ узды. Агрофирма механизаторлары үзләренең тимер атларын югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр. 2023 елның язгы кыр эшләренә үз техникасын әзерләү буенча зур эш башкарылган. Техник тикшерүгә барлыгы 65 берәмлек трактор һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә якын арада техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Әлеге агрофирмада техник тикшерү 24 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.