«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналар йөртүчеләрен әзерләү курсларында белем алу турында таныклыгы булган һәм төрле сәбәпләр аркасында элек үткәрелгән имтиханнарны тапшыра алмаган кешеләр өчен «В», «С», «D», «Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кабат имтихан уздырылды. Имтиханны тапшыруда 9 кеше катнашты. Шуларның 6сы имтиханның барлык этапларын да уңышлы узды. Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды. Имтиханны уңышсыз тапшырган һәм тапшыруда катнашмаган кешеләр өчен 7 көннән соң чираттагы кабат имтихан оештырылачак.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.