Еллык техник тикшерү графигы нигезендә, 2023 елның 22 мартында "АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ" ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарның техник торышына, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде.
"АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл йөрү иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 17 таныклык бирелде.
Шыяпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.