Кичә Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖнең 1 нче базасында, расланган график буенча, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни АСК карый. Техник карауга 17 берәмлек техника, шул исәптән 14 үзйөрешле машина, тәкъдим ителде.
Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Тракторлар квалификацияле механизаторлар белән комплектланган. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылма һәм габаритлы техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.