21 мартта, 2023 елга техник тикшерүләр үткәрү графигына, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе коллегиясенең 20.02.2023 елгы утырышы беркетмәсенә ярашлы рәвештә, «Ак БАРС» холдинг компаниясенең «Нәүрүз» ҖЧҖ тракторларына техник карау уздырылды. Барлыгы 54 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Күпчелек техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина даруханәләре белән комплектланган. Ләкин тикшерү барышында 6 берәмлектә электр җиһазларының төзексезлеге, теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгының вакыты чыгуга бәйле җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү вакыты билгеләнде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.