2023 елның 20 мартында «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «АI, В, С, D, E, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына теория имтиханы һәм «AI, B, C, D, E» категорияләре буенча йөртүче хокукына гамәли имтиханнар кабул ителде.
Имтиханнарга 21 кеше кертелде, шуларның 15е барлык категорияләргә дә сынауны уңышлы тапшырдылар һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы алачаклар.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.