«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Бүген, 2023 елның 9 ноябрендә Базарлы Матак авылының район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 8 ноябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.
2023 елның 7 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханнарга кертелгән 30 кешенең өчесе килмәде.
Кар һәм сазлык машиналарында йөрү өчен А1 ачык категорияле тракторчы-машинист таныклыгы таләп ителә, ул мотоцикллар белән идарә итү хокукын бирә.
3 ноябрьдә ВСDEF категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтихан узды.
Ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын берникадәр вакытка гына кулланалар.
3 нче кварталның беренче аенда Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан октябрь аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде.
2023 елның 13-17 ноябрендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2023-2024 елгы ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс узачак.
Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр озак саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.