Ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын берникадәр вакытка гына кулланалар. Калган вакытта кыйммәтле машиналар буш тора. Озак сакланганда коррозия һәм башка күренешләр нәтиҗәсендә материалның параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин.
Шуңа күрә, төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, Теләче районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә машиналарны саклауга әзерләү буенча нәтиҗәле эш бара, машиналарны, аларның агрегатларын коррозиядән, деформациядән һәм башка җимергеч тәэсирләрдән саклаучы оештыру-технологик чаралар комплексы үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә, эшнең сыйфатын тикшереп торалар.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.