2026 елның 30 апрелендә М.ҖӘЛИЛ исемендәге АХ ҖЧҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга планлы еллык техник карау уздырылды. Барлыгы тикшерүгә 23 берәмлек техника кертелде. Инспекторларның төп игътибары куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлтелде: машиналарның техник торышы, машина йөртүчеләрнең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, шулай ук аптечкалар һәм янгын сүндергечләр комплектациясе, теркәү документларының булуы тикшерелде. Уңышлы тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника таныклык алачак. Чара кысаларында механизаторлар һәм вазыйфаи затлар өчен тагылма һәм габаритсыз техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.